news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көзгә Казан шәһәре филармониясенең яңа бинасы — «Чулпан» мәдәният сарае ачыла

Мәдәният сараенда 500 урынлы концерт залы булачак.

Көзгә Казан шәһәре филармониясенең яңа бинасы — «Чулпан» мәдәният сарае ачыла
Солтан Исхаков

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Казан шәһәре филармониясенең «Чулпан» мәдәният сарае көзгә ачылачак. Бу хакта Казан шәһәре филармониясе директоры урынбасары Чулпан Закирова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә белдерде.

«Җиңү проспекты урамындагы ремонт ясала торган яңа бинабыз көзгә эшләп китәр дип көтәбез. Үз бинабыз булган „Чулпан“ мәдәният сараенда иҗат итү өчен барлык шартлар да булачак: 500 урынлы концерт залы, 4 репетиция залы, музыкаль студия булачак», — ди Чулпан Закирова.

Киләчәккә планнар яңа мәдәният сараена нигезләнгәнен әйтте Чулпан Закирова: «Барлык өметләр, планнар, стратегияләр буласы бинага нигезләнеп язылган. „Чулпан“ мәдәният сарае яңа проектларны чынга ашыру өчен яңа киңлек булачак», — ди ул.



Галерея: Казан шәһәр филармониясе эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясе
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100