news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучылар берлеге Уставына үзгәрешләр кертеләчәк

XX Корылтай 8 апрель көнне Язучылар берлегенең Тукай клубында була.

Язучылар берлеге Уставына үзгәрешләр кертеләчәк
"Татар-информ" архивы

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Татарстан язучылар берлегенең чираттан тыш корылтаенда Язучылар берлеге уставына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре каралачак.

«2022 елның 26 гыйнварында булган утырышта Татарстан Язучылар берлеге идарәсе Язучылар берлегенең чираттан тыш корылтаен уздырырга карар кабул итте», дип хәбәр итә берлекнең матбугат үзәге.

XX Корылтай 8 апрель көнне 10.00 сәгатьтә Язучылар берлегенең Тукай клубында була. Анда әдәби елга йомгаклау да ясалачак.

Корылтай эшендә Zoom-элемтә аша Язучылар берлегенең Чаллы һәм Әлмәт бүлекчәләре, Татарстан Республикасыннан читтә яшәүчеләр дә катнашыр дип көтелә.

«Бүгенге вәзгыять таләбеннән чыгып, төзәтмәләр кертелгән Устав проекты берлек әгъзаларының электрон почтасына җибәреләчәк. Барлык язучыларның да Устав проекты белән танышып килүләрен һәм Корылтай эшендә актив катнашуларын сорыйбыз», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100