Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуга үзәк китапханәсенә Александр Пушкин исеме бирелде
1896 елның 4 февралендә Алабугада Шәһәр Думасы карары белән Александр Пушкин исемендәне беренче халык китапханәсе ачылган.
(Алабуга, 13 февраль, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабуга үзәк китапханәсенә Александр Пушкин исеме бирелде. Бу атнада шушы уңайдан китапханәдә тантаналы чара узды, күренекле рус шагыйренең иҗатын сөючеләр, белгечләр җыелды.
Тантаналы вакыйга уңаеннан китапханә буйлап экскурсия үткәрелде, күргәзмә, викторина оештырылды, документаль фильм күрсәтелде.
«Без китапханәгә тарихи исем кайтаруда булышкан өчен, район җитәкчелегенә рәхмәтлебез», — диде Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Нәҗипова.
Әлеге чарада Мәдәният идарәсе башлыгы Юлия Шәкүрова, китапханә эше ветераннары, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр дә катнашты.
«Бу көн шатлыклы да, бер үк вакытта, кайгылы да. Ул рус шигъриятенең даһие һәлак булу турында хәбәр китергән көн. Әмма ул Үзәк китапханә өчен истәлекле булып кала. Китапханә эшен бөтенләй башка дәрәҗәгә чыгара», — диде Юлия Шәкүрова.
Туган якны өйрәнүче һәм тикшеренүче Вера Дулуб әйтүенчә, безнең китапханә бу исемне элек йөрткән булган. 1896 елның 4 февралендә Алабугада Шәһәр Думасы карары белән Александр Пушкин исемендәне беренче халык китапханәсе ачылган.
Бүген Алабуганың Пушкин исемендәге Үзәк китапханәсе — Татарстанда бөек шагыйрь исемен йөрткән бердәнбер китапханә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз