news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай клубында «И Туган тел!» дип аталган әдәби-музыкаль кичә була

Әдәби чара Халыкара туган тел көненә багышлана.

Тукай клубында «И Туган тел!» дип аталган әдәби-музыкаль кичә була
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»).19 февральдә Казандагы Тукай клубында Халыкара туган тел көненә багышланган «И Туган тел!» дип аталган әдәби-музыкаль кичә була.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, кичәдә Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, танылган язучылар, шагыйрьләр, нәфис сүз осталары, Казан театр көллияте студентлары катнаша.

Әдәби чара Казан шәһәренең Мөштәри урамындагы Язучылар берлеге бинасында Тукай клубында көндезге сәгать икедә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100