Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эдуард Хәйруллин Казанның Шаляпин тормышы белән бәйле тарихи урыннарын күрсәтте
Тапшыруда танылган опера җырчысы туган сәүдәгәр Лисицин йортын гына түгел, ә автобиографиясендә әйтелгән Әмәт бистәсендәге иске йортны да күрсәтәчәкләр.
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). «Новая Тартария» YouTube-каналында рус опера җырчысы Федор Шаляпинның биографиясенә багышланган тапшыру чыкты. Мини-экскурсияне «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин үткәрде.
Ролик башында ул Пушкин урамындагы сәүдәгәр Лисицин йортының реставрация үткәрелгән ишегалдына бара — монда, йорт флигелендә, 1873 елның 1 февралендә (яңа стиль буенча 13 февраль) Федор Шаляпин туган.
«Монда Шаляпин аһәңе яңгырый, әмма Федор Иванович үзе бу урынны танымас иде. Монда аның флигеле урынында бары декорацияләр генә. Казанда Шаляпинны хәтерли торган йорт һәм тулы бер район бар, ул вакыттан бирле үзгәреше дә бик аз булган. Шуннан Шаляпин „Минем тормышымдагы сәхифәләр“ автобиографиясен башлый», — ди Хәйруллин.
Китап язу максатыннан, 1912 елда опера җырчысы Казанга килә, фотограф яллый һәм балачактан таныш булган урыннарны йөреп чыга. Фотосессия бер атна дәвам итә, безгә кадәр иллеләп фоторәсеме сакланып калган.
Аларның кайберләрен тапшыруда күрергә мөмкин — фоторәсемнәрдә тегермәнче Тихон Григорьев йорты, Шаляпин балачагында яшәгән бүлмә, җирле халык, шулай ук 1912 еллардагы Әмәт бистәсе. Сүз уңаеннан, опера җырчысы хатыны белән фотога төшкән бура бүгенге көнгә кадәр сакланып калган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз