news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» Илнар Миранов концертын онлайн күрсәтә

Концерт бүген 20:00 сәгатьтә башлана.

«Татар-информ» Илнар Миранов концертын онлайн күрсәтә

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Бүген, 13 февральдә, 20:00 сәгатьтә «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә «Үзгәреш җиле» проекты катнашучысы, Әлфия Авзалова исемендәге халыкара бәйге призеры, «Тюрквижн» халыкара бәйгесе катнашучысы Илнар Миранов концерты булачак.

Җырчы концертта халык җырларын яңа яңгырашта тәкъдим итәчәк. Шулай ук үзенең авторлык композицияләрен дә башкарачак.

Концертны «Татар-информ» сайтында онлайн карарга була. Карау өчен сылтама: https://tatar-inform.tatar/video/general/13-02-2020/ilnar-miranov-kontserty-5722549

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100