Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан театрлары 2020 елда рекордлы санда премьералар чыгарган
«Буа Раштуа» театр фестивалендә Буа театры мисалында кечкенә шәһәрдә театраль тормышның үзенчәлекләре турында сөйләштеләр.
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан театрлары 2020 елда 92 спектакль чыгарган. Татарстанның катлаулы 2020 елдагы театраль тормышына нәтиҗә ясалган беренче театраль җыелыш Буада үтте.
ТР Мәдәният министрлыгының бүлек мөдире Дилия Хәйретдинова 2020 елда республика театрларында моңарчы күрелмәгән санда премьералар чыгарылуын әйтте. Чагыштыру өчен, мәсәлән, алдагы елларда бу сан 70 тирәсе, 2019 елда сиксәнләп булган.
Буада «Буа Раштуа» театр фестивале бара. Пандемия шартларында театрларның тормышына багышланган түгәрәк өстәл утырышы фестиваль кысаларында үтте.
Сүз бүгенге шартларда Буа театры мисалында кечкенә шәһәрдә театраль тормышның үзенчәлекләре турында барды.
Түгәрәк өстәл утырышында РФ Театр әһелләре берлеге вәкиле Юлия Юдина алып барды. Утырышта танылган театр тәнкыйтьчеләре Олег Лоевский, Тамара Тихоновец, Жанна Зарецкая, Владислав Куприна, Алексей Платунов, Александр Вислов катнашты.
«Буа Раштуа» театр фестивале 12 гыйнварда башланып китте. 4 көн дәвамында Буа театры үз премьераларын тәкъдим итә. Бүген театр Мирсәй Әмирнең «Фатыйма» спектаклен күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз