news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районы Кичкетаң авылының Яңа ел бизәлешенә югары бәя биргәннәр

Республикада шәһәрләр һәм муниципаль районнар арасында Яңа елга иң яхшы бизәлеш буенча республика бәйгесе игълан ителде.

Әгерҗе районы Кичкетаң авылының Яңа ел бизәлешенә югары бәя биргәннәр
agryz-rt.ru

(Әгерҗе, 13 гыйнвар, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре», Миләүшә Ягъфәрова). ТР Президенты Аппараты, Иҗтимагый палата, Мәдәният министрлыклары вәкилләреннән торган комиссия Әгерҗе районы авылларының Яңа елга бизәлешен тикшерде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Комиссия вәкилләре, райондагы авылларда булып, бюджетоешмалары, шәхси йортлар янындагы кар сыннарын, авылларның бизәлешен карады.

Кичкетаң авылының үзенчәлеге шунда, Мәдәният йорты янындагы мәйдан бәйрәм көннәрендә халыкка күңел ачар өчен бик матур бизәлгән иде. Парк уртасына төсле утлар белән яктыртылган чыршы куелган, аның янына кардан зур-зур сыннар ясалган. Театр елы да, ТАССРның 100 еллыгы да, 2020 ел символы булган Күсе дә чагылыш тапкан иде», — ди район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов

Шәхси хуҗалыкларның капка төпләрендә дә бәйрәм рухы чагылыш тапкан. Урамнан узып йөрүчеләрне әкият геройлары сәламләгән, кичләрен тирә-якка аллы-гөлле утлар ямь өстәгән.

Кичкетаңлылар комиссия вәкилләрен дә Кыш бабай, Кар кызы, урман җәнлекләре геройлары булып каршы алган. Яңа ел турында җырлаганнар, чыршы әйләнәсендә биегәннәр.













news_right_1
news_right_2
news_bot