news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Мирас» татар музыкасы фестиваленең программасы билгеле

Фестиваль концертлары 19, 23, 26 гыйнвар көннәрендә үтә һәм Татарстан композиторлары берлегенең 80 еллыгына багышлана.

«Мирас» татар музыкасы фестиваленең программасы билгеле
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”). Нәҗип Җиһанов исемендәге IV «Мирас» татар музыкасы фестивале үзенең өч концертында Җиһановтан башлап Ильяс Камалга кадәр төрле буын татар композиторларының иҗатын күрсәтәчәк. Фестивальнең программасы ТР Дәүләт симфоник оркестрының рәсми сайтына урнаштырылган.

Фестиваль концертлары 19, 23, 26 гыйнвар көннәрендә үтә һәм Татарстан композиторлары берлегенең 80 еллыгына багышлана.

Программада - Нәҗип Җиһановның «Түләк» операсыннан увертюра, Шамил Тимербулатовның Батулланың “Сөембикә” тарихи романы буенча симфоник күренешләре, Салих Сәйдәшевның “Шәрыкъ балеты”, Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясеннән бию дивертисменты, Латыйф Хәмидинең «Казах вальсы». Яшь иҗатчылардан – Илһам Байтирәк, Эльмир Низамов, Эльмира Галимова, Ильяс Камал.

Нәҗип Җиһанов исемендәге IV «Мирас» татар музыкасы фестивален ТР Дәүләт симфоник оркестры үткәрә. Дирижерлар - Александр Сладковский, Рөстәм Абязов, Ренат Халитов.

Фестивальнең арт-директоры – музыка белгече, сәнгать фәннәре докторы, профессор Вадим Дулат-Алеев.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot