news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Җыр һәм бию ансамбле Россиянең дүрт шәһәрендә чыгыш ясаячак

Яңа программаны декабрьнең икенче яртысында Самара, Пермь, Красноуфимск һәм Екатеринбург шәһәрләре тамашачылары карый алачак.

Татарстанның Җыр һәм бию ансамбле Россиянең дүрт шәһәрендә чыгыш ясаячак
ТР Дәүләт Җыр һәм бию ансамбленең матбугат үзәге

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТР Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле декабрь аенда Россия шәһәрләренә гастрольләргә чыга. Бу хакта ансамбль директоры Юрий Жуков әйтте.

ТР Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Россия шәһәрләре буенча зур гастрольләре федераль программа кысаларында, «РОСКОНЦЕРТ» ярдәмендә үтә. Гастрольләр ТАССРның 100 еллыгына багышланган.

«Безнең Казан концертлары Камал театры сәхнәсендә ике көн дәвамында аншлаг белән уңышлы узды. Ләкин без моның белән генә чикләнмибез — яңа программа белән юлга кузгалабыз», — диде Юрий Жуков.

Яңа программаны декабрьнең икенче яртысында Самара, Пермь, Красноуфимск һәм Екатеринбург шәһәрләре тамашачылары карый алачак.

«Екатеринбург концерты 20 декабрьгә билгеләнгән. Бу гади концерт кына булмый, биредә Свердловск өлкәсе җитәкчелеге катнашында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан зур тантаналы чара көтелә. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев киләчәк», — диде ансамбль директоры Юрий Жуков.

ТР Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең традицион Казан концерты өчен коллектив «Туган ил» программасын әзерләгән иде. Программаның бер өлеше ансамбльнең «Алтын фонды»на кергән номерлардан торса, икенче өлешендә «Туй» музыкаль-хореографик спектакле премьерасы тәкъдим ителде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100