news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада легендар композитор Рим Хәсәнов белән иҗади очрашу узачак

«Өфе юкәләре», «Кышкы романс», «Әкълимә» һәм башка җырлары башкорт һәм татар җыр эстрадасының алтын фондына керде.

 Уфада легендар композитор Рим Хәсәнов белән иҗади очрашу узачак
tatar-congress.org

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). 14 декабрьдә, шимбә көнне, Уфада Милли китапханәнең әдәби кунакханәсендә легендар композитор Рим Хәсәновның иҗади очрашу кичәсе узачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Рим Хәсәнов һәркем яратып өлгергән хитларын, шулай ук яңа әсәрләрен башкарачак, үзенең иҗади эшчәнлеге турында сөйләячәк, сорауларга җавап бирәчәк. Очрашу 15.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

Рим Хәсәнов - совет һәм башкорт композиторы, СССР Композиторлар берлеге әгъзасы, Башкорт АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Уфа шәһәренең Мактаулы гражданины.

«Өфе юкәләре», «Кышкы романс», «Әкълимә» һәм башка җырлары башкорт һәм татар җыр эстрадасының алтын фондына керде. Аның җырларын Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Радик Гәрәев, Идрис Газиев, Нәзифә Кадыйрова башкарды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100