news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт - Петербургта мәгърифәтче Мөхлисә Бубига багышланган иҗат кичәсе узачак

Иҗат кичәсендә Мөхлисә Бубиның оныгының кызы Камилә Гильметдинова да катнашачак.

Санкт - Петербургта мәгърифәтче Мөхлисә Бубига багышланган иҗат кичәсе узачак
tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). 14 декабрь көнне милли әдәбият китапханәсендә «Татар кунакханәсе» мәдәни-агарту проекты кысаларында «Татар халкының легендар вәкиле, мәгърифәтче хатын-кыз Мөхлисә Буби» дип исемләнгән иҗат кичәсе узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чара Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге ярдәмендә «Ак калфак-Нева» татар хатын-кызларының Санкт-Петербург иҗтимагый оешмасы инициативасы белән үткәрелә.

Иҗат кичәсендә Мөхлисә Бубиның оныгының кызы Камилә Гильметдинова да катнашачак.

Мөхлисә Буби (1869-1937) - ислам дөньясында беренче һәм татар тарихындагы бердәнбер хатын-кыз-казый (шәригать судьясы). Аның эшчәнлегенең төп идеясе - хатын-кызларны агарту, аларның хокукларын яклау һәм, димәк, заманча җәмгыятьне камилләштерү юлы белән юнәлтү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100