news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әниемнең җылы кочагы» конкурсының җиңүчеләре билгеле булды

Бәйгене Бөтендөнья татар конгрессы сайты, «Татарлар» газетасы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге оештырган «Әниемнең җылы кочагы» конкурсының җиңүчеләре билгеле булды.

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы сайты, «Татарлар» газетасы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге оештырган «Әниемнең җылы кочагы» конкурсының җиңүчеләре билгеле булды. Бу турыда конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бәйге әниләргә хөрмәт тәрбияләү, әниләребезгә багышланган шигырҗләрне барлау максаты белән оештырылды. Катнашучыларга үзе язган шигырьне укырга, башка авторлар әсәрләрен сөйләргә, җырларга, әниләребез турында инша язарга мөмкин бирелде.

Анда Татарстанның Кукмара, Актаныш, Тукай, Әлмәт, Нурлат, Әтнә, Питрәч, Азнакай районнарыннан, Казан, Алабуга шәһәрләреннән һәм Башкортстан Республикасы, Свердловск, Төмән өлкәләреннән 56 кеше катнашты. Алар үзләренең видеоларын инстаграм битенә урнаштырды. Иншалар «Татарлар» газетасында басылып чыгачак.

Үзе язган шигырьне укучылар арасында:

7-12 яшькәчә

  • 1. Таңсылу Сәлахова (Актаныш)
  • 2. Фирзәр Шәяхмәтов (Актаныш)

13-17 яшькәчә

  • 1. Ләйсән Сәлахова (Актаныш)

18 яшьтән өлкәнрәк

  • 1. Сөнгатулла Бекенин (Тубыл)

Башка авторның шигырен сөйләүчеләр арасында:

7- 12 яшькәчә

  • 1. Алинә Сабитова (Кукмара)
  • 2. Камилә Галиуллина (Актаныш)
  • 3. Алсу Нургалиева (Нурлат)

Әнвәр Таишев (Казан) Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

13-17 яшькәчә

  • 1. Аделина Нурумбетова (Казан)
  • 2. Диләрә Ямаева (Казан)
  • 3. Сөмбелә Мөбәрәкшина (Казан)

18 яшьтән өлкәнрәк

  • 1. Гөлшат Солтанова (Әлмәт, Бишмунча)
  • 2. Римма Шәрипова (Тубыл)
  • 3. Илзирә Галимбекова (Казан)

Мәфуза Мортазина (Тубыл) рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында:

  • 1. Азат Шәйхиев (Әтнә) — 3 яшь
  • 2. Ясминә Хәбибуллина (Казан) 5 яшь
  • 3. Динә Афризунова (Свердолвск) 4 яшь
  • 4. Эмилия Фәттахова (Кукмара) 4 яшь
  • 5. Камилә Габдерахманова (Кукмара) 6 яшь
  • 6. Әдилә Зыятдинова (Казан) 6 яшь
  • 7. Әмир Нигъмәтуллин (Казан) 4 яшь

Инша язучылар арасында:

  • 1. Алсу Зиннурова (Казан)
  • 2. Раушания Захарова (Казан) һәм Зәйфә Салихова (Башкортстан)
  • 3. Илвена Садыйкова (Башкортстан) һәм Искәндәр Нәҗмиев (Мамадыш)
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100