news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Элвин Грей «Татар җыры» бәйгесен Россия масштабында күрсәтергә лаек концерт дип атады

Халыкара җыр фестивалендә барлыгы 200дән артык җыр башкарылган.

Элвин Грей «Татар җыры» бәйгесен Россия масштабында күрсәтергә лаек концерт дип атады
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар җыры эстрада фестивале Россия масштабында күрсәтергә лаек концерт. Бу хакта Башкортстанның атказанган артисты, Элвин Грей исеме белән чыгыш ясаучы Радик Юльякшин халыкара эстрада фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

«Татар җыры» Россия эстрадасына күрсәтергә оят түгел, горурланып чыгыш ясарга була», — диде ул.

«Барс-Медиа» компаниясенең директорлар советы рәисе Камил Гәрәев фестивальдә ел дәвамында иң популяр җырлар булачагын әйтте. «Безнең фестиваль аркылы 200дән артык җыр башкарылды, татар эстрадасындагы күп җырчы безнең компания белән эшли. Без чын күңелдән татар телен, мәдәниятен саклау өчен өлешебезне кертүгә бик шатбыз», — диде ул.

Ул Гүзәл Уразованы «горурлыгыбыз» дип атады. Җырчы үзенчә аерым стиль алып килде, — ди Камил Гәрәев. Уразованың беренче адымнарын «Барс Медиа» белән башлавын әйтте.

«2002 елда булган иде. Бик зур вакыйга сәнгатьтә 20 ел дәвамында бердәнбер масштаблы фестиваль булып тора. Яшь буын да сәхнәдә чыгыш ясый алды, күп җырчылар чыкты», — дип искә төшерде Гүзәл Уразова.


«Татар җыры» — ел саен үткәрелә торган халыкара эстрада фестивале, «Татар җыры» өлкәсендә халык премиясен тапшыру тантанасы. Казанда 1999 елдан бирле үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100