news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Җыен» фонды «Шәхесләребез» сериясеннән Мәҗит Гафурига багышланган китап чыгарды

Җыентыкка әдипнең укучыга моңарчы таныш булмаган кайбер әсәрләре, хатлары, мәкаләләре кертелгән.

«Җыен» фонды «Шәхесләребез» сериясеннән Мәҗит Гафурига багышланган китап чыгарды
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Җыен» фонды «Шәхесләребез» сериясеннән Мәҗит Гафуриның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган фәнни-популяр җыентык чыгарды.

«Безнең байлыгыбызны тегеннән дә тарткалыйлар, моннан да. Мәҗит Гафурины башкорт язучысына әйләндереп бетерделәр. Бу китапны укыган кеше аның чын мәгънәсендә, иҗаты ягыннан да, нәсел-нәсәбе ягыннан да, фикерләү ягыннан да 100 процент татар икәненә ышана», диде җыентыкның редколлегия әгъзасы, халык шагыйре Разил Вәлиев.

Китапның фәнни мөхәррире һәм кереш сүз авторы — филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина. Төзүчеләр — филология фәннәре кандидатлары Айгөл Ганиева һәм Алсу Хасавнех.

Җыентыкка Мәҗит Гафуриның укучыга моңарчы таныш булмаган кайбер әсәрләре, хатлары, мәкаләләре кертелгән. Төрле чор иҗат әһелләренең һәм галимнәрнең аның турында фәнни-публицистик язмалары урын алган.

Җыен фонды «Шәхесләребез» сериясенә Татарстан фәннәр академиясе академигы Миркасыйм Госманов нигез салган. Әлеге сериядән җитмешләп китап бастырып чыгарылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100