news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Гыйбатдинов укулары» фәнни-гамәли конференциясе Урмайда һәм Чабаксарда узачак

Конференциягә фәнни-гамәли һәм проект эшчәнлеге алып баручы укытучылар, студентлар һәм укучылар чакырыла.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). «Гыйбатдинов укулары» фәнни-гамәли конференциясе катнашучылардан гаризалар кабул итә. Темасы — «Россия регионнарында яшәүче татар субэтносларының этномәдәни үзенчәлеге».

«Фәнни-гамәли конференциянең рухи өлеше 13 ноябрьдә Урмай авылының „Кара пулат“ мәчетендә, фәнни-гамәли өлеше 25 ноябрьдә Чувашия Республикасының Чабаксар шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында үтә», — дип хәбәр итә Чувашия татарларының милли-мәдәни мохтарияте.

Конференциягә фәнни-гамәли һәм проект эшчәнлеге алып баручы укытучылар, студентлар һәм укучылар чакырыла.

Конференциягә катнашу өчен гаризаны, шулай ук мәкалә һәм тезисларны 12 ноябрьгә кадәр info@nkat21.ru адресына юлларга кирәк.

Программаны, катнашучылар исемлеген һәм эксперт советын Чувашия татарларының милли-мәдәни мохтарияте әзерли.

Конференциядә катнашуның мәҗбүри шарты прививка ясалуны раслаган QR-код булу.

Гыйбатдинов укулары озак еллар дәвамында Чувашия татарларының милли-мәдәни мохтариятен җитәкләгән Фәрит Гыйбатдиновның якты истәлегенә үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100