news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Муса Җәлил премиясен дәгъвалаучылардан гаризалар кабул ителә башлады

Республика бүләге ике елга бер тапкыр яшьләр белән эшләүче 30 яшькә кадәрге дүрт номинантка тапшырыла.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Муса Җәлил исемендәге Республика премиясен тапшыру буенча конкурска гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика бүләге ике елга бер тапкыр яшьләр белән эшләүче 30 яшькә кадәрге дүрт номинантка сәнгать, фән, мәгариф һәм тәрбиягә өлеш керткәннәре, шулай ук эшкуарлык өлкәсендә һәм яшьләр программаларын гамәлгә ашыруда ирешкән казанышлары өчен тапшырыла.

«Бәйгегә февраль аенда — шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә нәтиҗә ясалачак», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Моңа кадәр Җәлил исемендәге премиягә «Әлиф» спектаклендәге роле өчен Россиянең «Алтын битлек» премиясенә лаек булган биюче һәм хореограф Нурбәк Батулла, Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов һәм башкалар лаек булган иде.

Бәйгенең нигезләмәсе белән республика Яшьләр эшләре сайтында танышырга мөмкин. Премиягә гаризалар 15 гыйнварга кадәр кабул ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot