Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда «Фәйзрахман Әминовның әкияти асылташлары» күргәзмәсе ачыла
Әлеге күргәзмә «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы кысаларында оештырыла.
(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ"). 12 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Фәйзрахман Әминовның әкияти асылташлары» күргәзмәсе аыла. Ул Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуны һәм Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елын бәйрәм итүгә багышланган. Бу турыда музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күргәзмә «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында оештырыла. Экспозициядә Татарстан Сынлы сәнгать дәүләт музее җыелмасыннан график эшләр һәм рәсемнәр тәкъдим ителә.
Фәйзрахман Әминов (1908-1984) — Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган рәссамы, рәссам, акварелист, график. Ул сәнгатьтә үз юнәлешен, үз темасын тапкан, кабатланмас сәнгать образлары дөньясын һәм аеруча рухи киңлекне булдырган XX гасыр иҗатчыларының берсе.
Ленинградта яшәп һәм эшләп, рәссам 1970 еллар башында татар рәсем сәнгатенә керә. Леннград рәсем сәнгате мәктәбе вәкиле, реалистик портрет һәм картина-әкият остасы Татарстанның милли эстетикасын һәм сынлы сәнгать мәктәбен формалаштыруда тулы хокуклы катнашучы булды.
«Шүрәле» акварельләре сериясендә Әминов халык яраткан Тукай әсәрләре текстларына иллюстрацияләр иҗат итә. «Су анасы»на иллюстрацияләрендә рәссам туган авылының якты образын гәүдәләндерә. Фәйзрахман Әминов иҗатында Петербург графикасының аристократизмы, «Бәләбәй» әкияти стиле һәм татар халык сәнгате бик нәфис итеп кушылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз