news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

АИГЕЛ татарча альбомын яңартылган Милли китапханәдә тәкъдим итәчәк

«Пыяла» - АИГЕЛ төркеменең тулысынча татар телендә язылган дүртенче альбомы.

АИГЕЛ  татарча альбомын яңартылган Милли китапханәдә тәкъдим итәчәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 13 ноябрьдә, Татарстан Милли китапханәсенең яңартылган бинасында АИГЕЛ төркеменең бушлай концерты булачак. Коллектив тулысынча татарча булган яңа «Пыяла» альбомын тәкъдим итә, аның релизы 20 ноябрьдә көтелә. Бу хакта китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада DJ Maxdubs уйнаячак. Коллективның Казан җанатарларын Black Box футуристик залда көтәләр.

«Пыяла» — АИГЕЛ төркеменең тулысынча татар телендә язылган дүртенче альбомы. Концертта барлык саклык чаралары да үтәләчәк — концерт залына керү битлекләрдә генә мөмкин. Тамашага керү өчен сылтама буенча теркәлергә генә кирәк.

«Татар-информ» АИГЕЛ солисткасының Covid-19 авыруыннан куркып, кызы белән Мәскәү урынына Казанга күчеп килгәнлеген хәбәр иткән иде. Җырчы Мәскәүгә күчәргә ниятләве хакында сөйләде, тик аның планнарын Covid-19 үзгәрткән. Моңа Мәскәү укучыларын каникулларга җибәрүләре сәбәп булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100