Тинчурин театрында Салих Сәйдәшев һәм Рөстәм Яхин иҗатына багышланган концерт уза

«Татар классик музыкасы җәүһәрләре» концерты Салих Сәйдәшевның тууына— 120, Рөстәм Яхинның 100 еллыгына багышланган.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). 17 октябрь 12.00 сәгатьтә Тинчурин театры бөек композиторларыбыз Салих Сәйдәшевның — 120, Рөстәм Яхинның 100 еллыгына багышланган «Татар классик музыкасы җәүһәрләре» концертына чакыра. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге концертларның максаты — татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе Салих Сәйдәшев әсәрләрен кабат халыкка кайтару һәм популярлаштыру, диелә хәбәрдә.

Классик музыка кичәсендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов, Татарстанның халык артисткасы Резедә Төхфәтуллина, Татарстанның атказанган артистлары Ренат Шәмсетдинов, Артур Исламов, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты — Резедә Сәләхова, халыкара конкурслар лауреатлары Вильямс Әхмәдуллин, Илгиз Мөхетдинов, оркестр солистлары — Алмаз Ахунов, Ләйсән Шакирова катнашуы көтелә.