news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары билгеле

Саҗидә Сөләйманованы искә алу һәм әдәби премия лауреатларын бүләкләү тантанасы 25 октябрьдә Әлмәттә үтәчәк.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары билгеле
Михаил Захаров

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиянең 2018 елгы лауреатлары билгеле. Әдәби премия быел шагыйрьләр Рәшит Бәшәров, Гөлзада Бәйрәмова һәм Рәфкать Шаһиевка тапшырылачак. Бу хакта “Рухият” фонды хәбәр итә.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби стипендиягә быел Гүзәл Закирова, Александр Усатов, Сәрвиназ Шәйхулова, Алинә Ипоева, Миләүшә Нигъмәтуллина, Светлана Южакова, Римма Фәррахова, Ратмир Латыйпов, Чулпан Мөбәрәкшина, Екатерина Кулагина лаек булган.

Саҗидә Сөләйманованы искә алу һәм әдәби премия лауреатларын, стипендиатларын бүләкләү тантанасы 25 октябрьдә Әлмәттә үтәчәк. 

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия “Татнефть” компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2005 елда гамәлгә куелды. Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары арасында Флера Гыйззәтуллина, Роза Кожевникова, Фоат Садриев, Клара Булатова, Альберт Хәсәнов, Рәниф Шәрипов, Дамир Гарифуллин, Гарифҗан Мөхәммәтшин, Асия Юнысова, Җәүдәт Дәрзаман, Гәүһәр Хәсәнова-Мәһдиева, Вакыйф Нуруллин, Мансур Шиһапов, Гөлчәчәк Галиева һәм башкалар бар.

  • Саҗидә Сөләйманова 1926 елда Башкортстанның Яңавыл районында туган. Шагыйрә озакка сузылган каты авырудан соң 1980 елның 10 маенда Әлмәт шәһәрендә вафат булды. 2016 елда аның истәлегенә багышланган “Шигъриятнең күкчәчәге” җыентыгы тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100