Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Баулының «Инсаният» ансамбле Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивалендә җиңү яулады
Бөгелмәдә узган чарада Башкортстаннан, Татарстанның Тукай, Лениногорск, Бөгелмә, Кукмара, Чаллы, Сарман районнарыннан, Казан шәһәреннән, хәтта Сахалиннан да килеп катнашучылар булган.
(Баулы, 12 сентябрь, «Татар-информ», «Баулы-информ»). Бүген Бөгелмә шәһәрендә Бөтенроссия «Милли моң» мөнәҗәтләр фестивале үтте. Әлеге фестиваль мөнәҗәт әйтүчеләрне тугызынчы тапкыр җыйды. Әлеге фестивальдән Баулы шәһәренең «Инсаният» ансамбле быел да җиңү белән кайтты. Алар борынгы «Әлвидаг» мөнәҗәтен башкарып, өченче урынга лаек булды.
«Мин бик шат! Бик лаеклы урын. Алдынгы урыннарны алучылар күбесе яшьләр иде. Алар ныклы әзерлек белән килгәннәр. Мөнәҗәтләрне хәтта ике тавышка әйтүчеләр булды», — дип сөенече белән уртаклашты ансамбль җитәкчесе Римма Яруллина.
Чарада Башкортстаннан, Татарстанның Тукай, Лениногорск, Бөгелмә, Кукмара, Чаллы, Сарман районнарыннан, Казан шәһәреннән, хәтта Сахалиннан да килеп катнашучылар булган.
Римма ханым сүзләренчә, быел да ялгыз гына мөнәҗәт әйтүчеләр утыздан артык булган. Исегезгә төшереп үтәбез, узган елны Римма Яруллина соло башкаручылар арасында беренче урынны яулаган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз