news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Рәхим Теләшевның «Нева ярындагы татарлар» китабы тәкъдим ителәчәк

Язучы 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). 26 сентябрьдә, Санкт-Петербургта Рәхим Теләшевның «Нева ярындагы татарлар» яңа китабы тәкъдим ителәчәк.Автор бу монографияне замандашларының ышанычлы чыганакларына һәм истәлекләренә нигезләнеп, озак вакыт дәвамында әзерләгән. Китап эчтәлекле, иллюстрацияләргә һәм фотосурәтләргә бай. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Санкт-Петербургның танылган татар язучысы, туган якны өйрәнүче, татар иҗтимагый хәрәкәтенең аксакалы Рәхим Теляшов күптән түгел 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аның Петербург татарлары тарихына багышланган күпсанлы китаплары шәһәр татарларын өйрәнү эшенә җитди өлеш кертә.

Алар фәнни-популяр, тарихи-лингвистик, мәгълүмати-танып белү характерында, гади аңлаешлы тел белән язылган, укучыларның киң даирәсе өчен каралган һәм лаеклы рәвештә укучылар һәм китапханәләр киштәләрендә үз урыннарын алганнар.

Рәхим Теляшов үзенең иҗатында тарихи темага — татар халкының тарихын һәм мәдәниятен дөрес яктыртуга зур игътибар бирә. Ул «Алтын Урда: полемик истәлекләр», «Һиндлардан һәм һуннардан алып Алтын Урдага кадәр», «Санкт-Петербургтагы татар җәмгыяте. Шәһәрнең 300 еллыгына», «Татарлар Бөек Ватан сугышында һәм Ленинград блокадасында» хезмәтләре авторы.

Ул Петербург татарларының тарихын чагылдыра, аларның ил язмышында актив катнашуы, аларның Ленинград герой-шәһәр оборонасына зур өлеш кертүләре турында язган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100