news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә «Урам-Тайм» фестивале башлана

«Урам-тайм» — яшьләр һәм гаиләләр өчен спорт-мәдәни фестивале.

Әлмәттә «Урам-Тайм» фестивале башлана
http://almet-rt.ru/

(Әлмәт, 12 август, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәттә «Урам-Тайм» фестивале башлана. Әлеге фестиваль ТАССРның 100 еллыгына багышлап уздырылачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

12 августтан башлап ай дәвамында Әлмәтнең 24 мәйданчыгында мәдәни чаралар уздыру планлаштырыла. Бу турыда Тимур Нагуманов Инстаграмда туры эфиры барышында хәбәр итте.

«Урам-тайм» — яшьләр һәм гаиләләр өчен спорт-мәдәни фестивале. Ул коронавируска бәйле саф һавада үткәреләчәк. «Саулык», «Шәмсенур», «Яшьлек» скверларында, шарлавыклы буалар, шәһәр пляжында һәм тагын 19 мәйданчыкта, яшүсмерләр клубларында чаралар һәр көнне 18.00-20.00 сәгатьләрдә узачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100