news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллының Энтузиастлар бульварында пленэр рәсем сәнгате буенча мастер-класс уздыралар

Чаллыда рәссам Руслан Ибраһимовның күргәзмәсе уза.

(Чаллы, 12 июль, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). Яр Чаллы картиналар галереясендә 13 июльгә кадәр яшь рәссам Руслан Ибраһимовның «Передвижка» уникаль проекты уза.

Руслан Ибраһимов Энтузиастлар бульварында пленар рәсем буенча мастер-класс оештыра. Көн саен 12:00 сәгатьтән башлап рәссам шәһәрнең истәлекле урынын, Чаллы шәһәренең үзенчәлекле визит карточкасы — Илдар Хановның «Ангел-хранитель» скульптурасы яза, диелә хәбәрдә.

Рәссам иҗаты милли татар тарихына һәм мәдәниятенә багышланган. Күргәзмәдә Татарстан Республикасы башкаласының архитектура һәйкәлләре һәм татар көнкүрешенең традицион образлары һәм Сабантуй бәйрәме күренешләре сурәтләнгән. 


news_right_1
news_right_2
news_bot