news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда «Шәйморатов-генерал» драма-реквиемы премьерасы ябык форматта булган

Спектакльне Туймазы татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Илнур Муллабаев сәхнәгә куйган.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Арслан Мөбарәков исемендәге Сибай башкорт драма театры Флорид Бүләковның «Шәйморатов-генерал» драма-реквиемын сәхнәләштергән. Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында куелган. Ябык шартларда узган премьерадан соң Уфадан чакырылган театр тәнкыйтьчеләре спектакльгә югары бәя биргән. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Спектакльне Туймазы татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Илнур Муллабаев сәхнәгә куйган. Аның әйтүенчә, ул инде күптәннән шундыйрак типтагы спектакльне сугышның башыннан ахырына кадәр узган һәм Җиңүне Кенигсбергта каршы алган үз бабасына багышларга хыялланган. Ул Флорид Бүләковны даһи язучы дип атады.

Спектакльнең куючы рәссамы — Россия Федерациясе һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының театр сәнгате өлкәсендә «Тантана» Дәүләт премиясе лауреаты Валерий Яшкулов Сибай театры белән беренче тапкыр хезмәттәшлек иткән.

Көен яшь композитор, эстрада җырлары авторы Илсаф Вәдүтов иҗат иткән. Трекларны яздыруда курайчы Азат Бикчурин һәм җырчы Энҗе Вәдүтова катнашкан. Композитор хәбәр иткәнчә, аның өчен сугыш сәхнәсе иң катлаулысы да, иң кызыклысы да булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100