Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илдар Ягъфәров: «Мин – Рәшит Ягъфәровның улы. Мин татар киносы төшерәм»
Илдар Ягъфәров “Байгал” тулы метражлы нәфис фильмын әзерли. Сценарий авторы – Мансур Гыйләҗев.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Премьерасы быел көз көне көтелгән тулы метражлы “Байгал” нәфис фильмын кинорежиссер Илдар Ягъфәров “үзенең иҗади тормышындагы иң милли әсәр” дип атады.
“Мин – Рәшит Ягъфәровның улы. Ә ул тулысынча, җаны белән татар халкына бирелгән кеше иде - үз вакытында Бөтентатар иҗтимагый үзәген җитәкләде. Минем күңелемдә дә татарлык ята, мин татар мәдәнияте белән тәрбияләндем”, - ди Илдар Ягъфәров. - Әти: “Иң мөһиме - татарларның киносы булырга тиеш”, дип әйтә иде. Без тел мәсьәләсендә нәрсәнедер күз уңыннан ычкындырган булсак та, иң мөһиме – картинаның рухы, безнең татар фильмы ясарга теләвебез әһәмияткә ия.
Мәгълүмат өчен. Рәшит Ягъфәров (1946-2008) – фольклорчы-галим, җәмәгать эшлеклесе. Хезмәтләре балалар фольклорына карый. Тумышы белән Пермь өлкәсенең Барда районыннан.
Шунысын да искәртик, фильмның сценарий авторы Мансур Гыйләҗев та татарның милли җанлы шәхесе – Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай премиясе лауреаты Аяз Гыйләҗевның улы.
Искәртеп узабыз. Илдар Ягъфәров “Байгал” тулы метражлы нәфис фильмын әзерли. Сценарий авторы – Мансур Гыйләҗев. Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә фильмның беренче тизеры чыкты. “Байгал” – детектив мелодрама. Фильмда танылган кино һәм театр актеры, Россиянең атказанган артисты Владимир Вдовиченков катнаша. Ул төп рольләрнең берсе булган тикшерүче ролендә. “Байгал” фильмы өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2 млн. сум субсидия бүлеп биргән иде. Фильмның премьерасы 2017 елның көзендә булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз