news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск Сабан туенда «Аударыш» ярышы булды

Әлеге ярышлар Сабантуйда икенче тапкыр уздырыла, беренчесе 2019 елда булган иде.

Лениногорск Сабан туенда «Аударыш» ярышы булды
http://zamansulyshy.ru/

(Лениногорск, 12 июнь, «Татар-информ», «Заман сулышы»). Лениногорск Сабан туенда «Аударыш» ярышы булды. Сабан туенда «Аударыш» бәйгесен халыкка күрсәтү татар атлары үрчетүче фермер Фәрит абый Нәбиуллин тәкъдим иткән. 2019 елда «Аударыш» буенча республика чемпионаты узган иде.

Сабантуйда «Аударыш» ярышын карарга халык күп җыелды, димәк, кызыклы, халыкны җәлеп итә торган уен. «Аударыш»ның шартлары мондый: уенда киртә белән әйләндереп алынган мәйданда атка атланган ике батыр көч сынаша. Көндәшен аттан өстерәп төшергән көрәшче уенда җиңүче була. Өстерәгәндә билгә бәйләнгән сөлгедән генә тартырга ярый.

Лениногорскидагы ярышта 8 катнашучы иде. Ат өстендә утыручы егетләр нык, берсенең дә бирешергә исәбе юк. Әлеге уенда җайдакларга көч белән бергә, кыюлык һәм батырлык та кирәк.

Беренчелекне Кирлегәч егете Динар Хәйбриев алды. Динар кечкенәдән атлар яратып үскән. Аның әлеге ярыш буенча Арчада узган «Аударыш» та җиңү яулаганы, шулай ук Миңгәр Сабантуенда шундый ярышта беренчелекне алганы бар. Аңа бүләккә тәкә һәм акчалата приз тапшырдылар.

Икенче урында — Алексей Мулендеев, өченчедә — Радик Садыйков, дүртенчедә — Алмаз Камалтдинов.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100