news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсендә музыкаль бәйгедә Алинә Ибраһимова һәм Айдар Галиев призлы урын алды

Яшь артистлар музыкаль әсәрләр башкарды, рус һәм чит ил композиторлары әсәрләреннән торган төрле жанрдагы һәм стильдәге программа тәкъдим итте.

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Самара өлкәсендә «Яшь инструменталистлар» музыкантлар бәйгесендә Шентала сәнгать мәктәбе укучылары Айдар Галиев I дәрәҗәдәге лауреат, ә Алинә Ибраһимова бәйге дипломанты булды.

Самара татарлары сайты хәбәр иткәнчә, яшь артистлар музыкаль әсәрләр башкарды, рус һәм чит ил композиторлары әсәрләреннән торган төрле жанрдагы һәм стильдәге программа тәкъдим итте.

Алар моңа кадәр дә халыкара, Бөтенроссия һәм өлкә бәйгеләрендә җиңгән иде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100