^Уфада Салават көннәренә әзерлек тикшерелде

^Уфада Салават көннәренә әзерлек тикшерелде

(Уфа, 12 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бу атна азагында, 16-18 июнь көннәрендә Башкортстанның Балтач районында Салават көннәре үтәчәк. Башкортстан Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгында шушы бәйрәмгә әзерлек барышын тикшергән җыелыш булып үтте.

Мәгълүм ки, Салават Юлаевның 250 еллык юбилеен бәйрәм иткәндә, республика җитәкчелеге фәрманы белән, бу бәйрәмне ел саен бер районда оештыру хакында карар ителгән иде. Быел Салават көннәрен зур күпчелек халкын татарлар тәшкил иткән Балтач районында үткәрергә булдылар.

Бу бәйрәмне оештыру өчен җаваплы кешеләрнең берсе – Башкортстан Халык иҗаты үзәге директоры Заһир Шәяхмәтов сүзләренчә, быел Салават көннәре тагын да колачлырак һәм матуррак үтәчәк. “Быел без Салават Юлаевның әнисе образына да зур игътибар бирергә булдык”, - ди ул. Зур Сабантуйны хәтерләткән бу бәйрәм кысаларында Башкортстан яшьләре бәйрәме дә үтәчәк. Төрле бәйгеләр, ат ярышлары оештырыла. Ат чабышларында 300дән күбрәк аргамак катнашачыагы мәгълүм.

Балтач районында үтәчәк Салават көннәрендә республиканың барлык районнары һәм шәһәрләре вәкилләре үзләренең мәдәни һәм спорт программалары белән катнашачак. Мәдәният министрлыгында узган киңәшмәдә бәйрәмгә әзерлекнең барлык юнәлешләре буенча җаваплы кешеләр хисап тотты.