news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Кырымда китапханәләрнең Халыкара конференциясе башланды

^Кырымда китапханәләрнең Халыкара конференциясе башланды

(Симферополь, 12 июнь, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Бүген Судакта китапханәләрнең “Китапханәләр һәм бүгенге фәндә, мәдәнияттә, мәгарифтә һәм бизнеста мәгълүмат байлыклары” дигән XIII Халыкара конференциясе башланды. Быел анда АКШтан, Украинадан, Казакъстаннан, ягъни барлыгы 35 илдән 1500 ләп кеше катнаша.

10 июньнән алып 18 июньгә кадәр исәпләнгән конференциядә күптөрле чаралар, семинарлар исәпләнгән. Анда бүгенге көндә китапханәләр алында торучы проблемалар, аларны чишү һәм хәл итү юллары карлачак.

Төрки халыклар китпаханәләренең “түгәрәк өстәл”е кысаларында исә 2005 елда Ташкентта дөнья күргән “Исмаил Гаспринский и Туркестан” дигән китапны тәкъдир итү була, шулай ук аның буенча фикер алышулар да уздырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot