news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиянең Можга шәһәрендә беренче тапкыр татар җыры конкурсы булды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков Можгада эшләп килүче татар ансамбльләренә милли костюмнар бүләк итте.

Удмуртиянең Можга шәһәрендә беренче тапкыр татар җыры конкурсы булды
https://yanarysh.ru/

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Удмуртиянең Можга шәһәрендә беренче тапкыр «Сандугач керде күңелгә»татар җыры конкурсы узды. Бу турыда «Яңарыш» газетасы хәбәр итә.

«Мондый конкурслар бик кирәк. Хәзер яшьләр татар телендә начар аралаша, бу бик кызганыч. Ә бүген җыр гына түгел, ә тел бәйрәме дә. Бөтен кеше үзара татар телендә аралаша, сәхнәдән татар җырлары яңгырый. Бу — үсеп килүче буынга зур тәрбия», — диде конкурста катнашучы Рамазан Гарәпшин. Яшьләрнең дә катнашуы икеләтә сөенеч.

Ижау кызы, хәзерге вакытта Можгада яшәүче Айгөл Каюмова: «Кияүгә чыгып, ике кечкенә бала тәрбиялим. Шуңа күрә сәхнәдә инде күптән чыгыш ясаганым юк иде. Конкурста катнашырга тәкъдим иткәч, бик теләп риза булдым. Можгада татар яшьләре күп. Бу конкурс мәдәниятебез һәм сәнгатебезне үстерү өчен ясалган тагын бер адым», — диде.

Конкурсны Можга татарларының милли-мәдәни автономиясе оештырды. Можгалыларны тәбрик итәргә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков килгән иде. Ул Можгада эшләп килүче татар ансамбльләренә милли костюмнар бүләк итте.

«Билгеле булганча, Бөтендөнья татар конгрессы үз эшен 2020 елда кабул ителгән «Татарлар: гамәл стратегиясе» нигезендә алып бара. Әлеге документны гамәлгә ашыруда безнең төп максат, юнәлешләр бар. Бу эштә безгә Дәүләт программалары ярдәмгә килә. Шуларның берсе — «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дип атала. Әлеге программа кысаларында без чит илләрдә, төбәкләрдә яшәүче татарларга милли киемнәр, музыка уен кораллары тапшырабыз.

«Халык җыры» номинациясендә беренче урынга Розалия Панфилова, Рәзилә Шәйхиева лаек булды, «Эстрада җыры» номинациясендә Рәзилә Шәйхиева, Айгөл Каюмова җиңде, ә гран-прига Фәния Гыйззәтуллина лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100