news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә театрында репетицияләр башланды

Яңа спектакльне Уфа режиссеры Илсур Казакбаев куя.

Әтнә театрында репетицияләр башланды
Гөлүсә Батталова

(Казан, 12 май, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Әтнә театрында репетицияләр башланды – сезонның соңгы премьерасын Уфа режиссеры Илсур Казакбаев чыгара. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итә.

“Театр сезонны Анна Батуринаның “Фронтовичка” спектакле премьерасы белән ябачак. Драманы сәхнәгә Башкорт дәүләт акадамия драма театры режиссеры, Бабич исемендәге республика яшьләр премиясе лауреаты Илсур Казакбаев куячак. Театрда беренче репетицияләр - "читка" башланды”, - ди маркетинг һәм PR буенча директор урынбасары Гөлүсә Батталова.

Спектакльнең премьерасы 28-29 июнь көннәренә тәгаенләнгән.

Драматург Анна Батурина “Фронтовичка” драмасы белән “Дебют-2009” бәйсез әдәби премиясен алган һәм “Евразия-2009” халыкара хәзерге заман драматургиясе конкурсы лауреаты булган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot