news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Милли мультFest»та иң күп мультфильмнар пластилин анимациясе технологиясендә ясалган

«Пластилин анимациясе иң кулай һәм гади технология булып санала», - ди кино белгече Сергей Киров.

«Милли мультFest»та иң күп мультфильмнар пластилин анимациясе технологиясендә ясалган
Солтан Исхаков

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Милли мультFest» балалар кинофестиваленең жюри әгъзасы Сергей Киров фестивальгә килеп ирешкән мультфильмнарның күбесе пластилин һәм курчак анимациясе техникасында төшерелгәнен әйтте.

Илле проценттан артык эш пластилин анимациясеннән ясалган иде. Компьютер графикасы киң таралыш алса да, пластилин һәм курчак анимациясенә өстенлек бирүчеләр күп», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Аның әйтүенчә, курчак һәм пластилин анимацияләреннән тыш, 3D-графикада эшләнгән мультфильмнар да булган.

«Анимацияләр кино һәм телевидениедә күп кулланыла, аңа ихтыяҗ бар. Пластилин анимациясе иң кулай һәм гади технология булып санала», — диде Сергей Киров.

Жюри әгъзасы моңа кадәр Татарстанда мультфильм төшерүне мөмкин эш түгел дигән фикернең дөрес булмавын әйтте. «Бүген хәтта балалар арасында да татар мультфильмы йолдызлары бар дип әйтә алабыз», — диде ул.

Аның фикеренчә, мультфильмны матур рәсемнәр, яхшы сыйфаты өчен түгел, вакыйга булганы өчен яраталар.

«Эшләр барлыгы егермеләп әкияткә нигезләнгән иде. Калганнары — балалар үзләре уйлап тапкан вакыйгалар. Татар теленә тәрҗемә ителгән рус әкиятләре дә бар иде. Горькийның „Старуха Изергиль“ әсәрен татарчага тәрҗемә итеп, мультфильм ясаганнар», — диде «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова.

Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән үткәрелә. Фестивальдә катнашу өчен, татар телендә анимацион мультфильмнар, кыска метражлы фильмнар һәм компьютер уеннары кабул ителде.

Фестивальнең төп бурычы — татар телен саклап калу, баланың дөньяны хис-кичерешләр аша танып белүен иҗади үстерү, анимация һәм кинематографиянең сәнгати чаралар аша балаларның фантазиясен, сәнгати иҗатын үстерүне камилләштерү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100