news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Түгәрәк уен» журналының яңартылган беренче саны дөнья күрде

Яңа команда чыгарган журналның электрон версиясе интернетка урнаштырылган.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Түгәрәк уен» журналының быелгы яңартылган беренче саны басылып чыккан. Журнал электрон версиядә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең рәсми сайтына урнаштырылган.

«Түгәрәк уен» - Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан татар телендә нәшер ителүче халык иҗатын яктыртучы мәгълүмати-популяр журнал-альманах. Журнал 64 битле булып өч айга бер мәртәбә чыга. 

«Түгәрәк уен» – халкыбыз кадерләп саклаган йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне, милли традицияләребезне, халык авыз иҗатын яктыртучы альманах. Зәвыкъ белән бизәлгән, кызыклы язмалар урын алган журналыбыз мөгаен беркемне битараф калдырмас», - ди оештыручылар.

Журналда нәүрүзгә, үткән дәвер татар мәдәниятендә кулланылган музыка коралларына багышланган фәнни-популяр язмалар һәм белешмәләр урнаштырылган. Күренекле шәхесләрдән Нәкый Исәнбәт, Каюм Насыйри, Әхсән Фәсхетдинов һәм башкалар турында язмалар бирелгән. Гаилә белән уку өчен фольклор материаллары, читтәге татарлар тормышыннан кызыклы мәгълүматлар урын алган.

  • Быел «Түгәрәк уен» журналына яңа баш мөхәррир килде. Ул – Рәзинә Исмәгыйлева. Ул үз алдына журналны гаилә альманахы итү — буыннан буынга тапшырылган һөнәрләр, һөнәрчеләр турында язу, яшь осталарны барлау, балалар иҗатына урын бирү, гаилә белән укый алырлык язмалар урнаштыру максаты куелганын әйткән иде.
  • 2019 елда ТР Традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова эшеннән киткәннән соң, яңа директорның эш алымнарыннан ризасызлык белдереп, «Түгәрәк уен» журналының баш мөхәррире Илсөяр Иксанова эшеннән китүе турында белдергән иде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100