news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Куликово кыры» музее борынгы татар ханлыгы башкаласы турында күргәзмә әзерли

Күргәзмәне ачу июнь аенда планлаштырыла.

«Куликово кыры» музее борынгы татар ханлыгы башкаласы турында күргәзмә әзерли
tularegion.ru

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). 700гә якын экспонат, шул исәптән болгар ханлыгының борынгы башкаласы - Татарстандагы Болгар шәһәрендә археологик казылмалардан табылган экспонатларны Тула өлкәсенең «Куликово кыры» музеенда тәкъдим итәчәкләр. Бу - Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелүнең 100 еллыгына багышланган Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы белән уртак проект. Бу хакта ТАССка «Куликово кыры» матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Күргәзмәдә Болгар музей-тыюлыгы фондларыннан 692 экспонат күрсәтеләчәк. Бу борынгы Болгар территориясендә табылган безнең эраның беренче меңьеллык азагындагы археология предметлары, шул исәптән чүкеп һәм коеп ясалган хезмәт кораллары, бронза, бакыр бизәнү әйберләре, кием-салым элементлары, кораллар, тәңкәләр. Шулай ук XI-XIV гасырларда шәһәр тормышына багышланган матур рәсемнәр дә бар. Проект ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана», - диелгән хәбәрдә.

«Куликово кыры» музей-тыюлыгы хезмәткәрләре экспозицияне монтажлауны төгәлли. Ул 2016 елда Моховое авылында, Куликово сугышы урыны янында ачылган музей комплексында урнашачак. «Күргәзмәне июнь аенда ачарга планлаштырабыз,чөнки ТАССР рәсми оешу датасы - 27 май. Әмма барысы да мәдәният учреждениеләре эшенә һәм коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән массакүләм чаралар үткәрүгә вакытлыча чикләүләр куелуга бәйле», - дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.

Татарстан Президентының 2019 елның 25 сентябрендәге Указы белән 2020 ел республикада ТАССРның 100 еллыгы елы дип игълан ителде. Юбилейны бәйрәм итүгә декабрьдә старт бирелде, 2020 елга федераль һәм муниципаль дәрәҗәдә 1,5 меңнән артык төрле чара билгеләнгән.

Болгар шәһәрчеге - федераль әһәмияттәге һәйкәл, Татарстан Республикасында Казаннан 200 км ераклыкта урнашкан. Анда кешеләр тормышы 1 мең елдан артык дәвам иткән. Ул XIII гасырда Болгар ханлыгы башкаласы һәм Алтын Урда үзәге булган, Бөек Идел һәм Бөек Ефәк юллары кисешкән урында урнашкан. «Болгар 922 елда Идел буе болгарлары - Казан татарларының ата-бабаларының рәсми рәвештә исламны кабул итү урыны булып санала. Урынның мәдәни ландшафты мең ел дәвамында үзгәрешсез кала, һәм 2014 елда шәһәрчек ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot