news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөберчәк авылында Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча татар киносы төшерә башладылар

«Без — кырык беренче ел балалары» фильмы ел ахырында әзер булыр дип планлаштырыла.

Гөберчәк авылында Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча татар киносы төшерә башладылар
Владимир Васильев

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Гөберчәк авылында Мөхәммәт Мәһдиевның «Без — кырык беренче ел балалары» повесте буенча татарча нәфис фильм төшерелә башлады.

Фильмны төшерер алдыннан символик тәлинкәне аның режиссёры Әмир Галиәскаров ватты. «Татар-информ» хәбәрчеләре дә тарихи мизгелнең шаһитлары булды. Фильмның операторы — Арсений Козин. Продюсер — Миләүшә Айтуганова.

Гөберчәк авылында кышкы «сәхнәләр» ике көн төшереләчәк. Болар —малайларның кышкы каникулларга кайтып әниләре белән күрешүләре һәм географның йортына барган «сәхнә» булачак.

Мөхәммәт Мәһдиевның прототибы булган Ильяс Сафин ролендә — Булат Гатауллин, Әркәшә ролендә — Рәис Әхмәтзакиров. Алар икесе дә Кариев театры артистлары. Калган үсмерләр рольләрендә Казан театр училищесы студентлары.

«Без ике көн кастинг уздырдык. Беренче көнне сайлап алган артистларга "әсәрне укып, шул мохитне аңлап, чор рухын сеңдереп киләсез", дидек. Алар өйрәнеп килделәр», - ди Миләүшә Айтуганова.

Беренче сәхнәләр өчен гомере буе авылда китапханәче булып эшләгән Оркыя әбинең инде бушап калган өе сайлап алынган. Кино төшерү төркемен бу йортның аутентик булуы, элеккеге еллар рухында сакланып калуы кызыктырган.

Фильмның беренче сәхнәсе — Әлтафинең әнисе белән күрешүе. Әлтафинең әнисе ролендә — шушы як кешесе Фәридә Байморатова. Ул күрше Сикертән авылыннан, аны кастингларга килгәч сайлап алганнар.

Җәй көне массовкаларда авыл халкы да катнашачак, дип ышандыра Миләүшә Айтуганова. «Вакыйгалар сугыш вакытында бара, ләкин без аны күрмибез, ул фон кебек. Безнең авыл кешеләрен күрсәткән күмәк сәхнәләр күп булачак һәм аларда авыл кешеләре төшәчәк», — ди ул.

«Без сугыш елларында балаларның әти-әниләренә булган хөрмәтен күрсәтәбез. Бу фильм беләм балаларда киемгә дә, ризыкка да, кешеләргә карата да хөрмәт тәрбиялибез», — диде фильмның кастинг директоры Ирек Хафизов.

«Кешеләр язмышы ниндидер бер заманга гына кагылмый. Без кешеләр язмышын күрсәтәбез. Заманнар үзгәрсә дә ниндидер кыйммәтләр кала. Без шушы кыйммәтләрне күрсәтергә телибез», — ди төп геройны уйнаучы Булат Гатауллин.

«Без сугыш чоры атмосферасын тудырырга тырышабыз. Сугыш ул — ачлык-ялангачлык, ятимлек. Шушы вакытта да кешеләрнең якты өмет белән яшәүләрен күрсәтәсебез килә. Балалар ач булса да шаярырга көч тапканнар. Кеше булып кала алганга күрә җиңгәнбез без», — ди режиссер Әмир Галиәскаров. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100