news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар җыр сәнгате турында беренче тапкыр халыкара фәнни конференция үткәрелә

Конференциягә “Салават һәм Элвин Грей конфликты: фәнни-фәлсәфи караш” дигән доклад әзерләнә.

(Казан, 12 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Тарихта беренче тапкыр татар җыр сәнгатенә багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Бу хакта оештыручыларның берсе булган Ваһапов фонды җитәкчелеге сөйләде.

“Ваһапов фестивале һәм җыр сәнгате” исемле фәнни-гамәли конференция Казанда татар җыр сәнгате үсеше концепциясен булдыру максатыннан уздырыла. Ул 17 мартка билгеләнгән.

“Без татар җырын милләтне саклап калуда бик зур роль уйный дибез, ә җыр сәнгате тарихы өйрәнелмәгән. Без конференциягә әзерләнә башлагач, аларны өйрәнүчеләрнең барлыгын аңладык, алар системалаштырылмаган гына”, - диде Рифат Фәттахов.

Хәзерге вакытта 29 кеше фәнни чарада чыгыш ясарга теләк белдергән. “Безнең конференция халыкара дип игълан ителде. Италия галиме татар вокаль культурасы турында кызыклы чыгыш әзерли. Чыгышы видеоязмада яңгыраячак. Азәрбәйҗан, Финляндия галимнәре видео аша чыгыш ясаячак”, - диде Рифат Фәттахов.

Фәлсәфә фәннәре кандидаты Рифат Фәттахов үзе “Салават һәм Элвин Грей конфликты: фәнни-фәлсәфи караш” дигән доклад әзерли.

Конференция чыгышлары җыентык булып басылачак. Оештыручылар моны татар җыр сәнгате тарихын язуның башлангычы булыр дип өметләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100