news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан циркын Рамил Шәрифуллин җитәкләячәк

Рамил Шәрифуллин - элеккеге цирк директоры Дамир Шәрифуллинның улы.

Казан циркын Рамил Шәрифуллин җитәкләячәк
архив/Рамиль Гали

(Казан, 12 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Казан циркын Рамил Шәрифуллин җитәкләячәк. Бу хакта бүген журналистлар белән очрашуда Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова әйтте.

Ирада Әюпова сүзләренчә, конкурста ике лидер булган. Алар - Сергей Нестеров һәм Рамил Шәрифуллин. Нәтиҗәдә, Нестеров директор урыныннан баш тарткан.

Министр Рамил Шәрифуллинның элеккеге цирк директоры Дамир Шәрифуллинның улы булуын да искәртеп узды.

Ирада Әюпова Казан циркының прокат мәйданчыгы гына булуыннан туктап, үз труппасы төзеләчәген әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot