news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры «Хуш, авылым» спектакленең икенче кисәген чыгарды

Документаль спектакль геройларның сиксәненче, туксанынчы елгы истәлекләреннән чыгып төзелгән, хикәяләрнең дә шушы чорны чагылдырганнары сайланган.

Камал театры «Хуш, авылым» спектакленең икенче кисәген чыгарды
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры «Хуш, авылым» документаль спектакленең «Хыял» дип аталган икенче кисәген премьера алдыннан журналистларга күрсәтте.

Спектакльнең авторы — режиссер Айдар Җаббаров. Ул җәй көне үз командасы белән бетеп барган татар авылларында экспедициядә йөреп спектакль өчен материал туплаган. Әзерләнгән материалның 4 сәгатьлек булуы ачыклангач, аны ике кисәккә бүлергә карар иткәннәр.

Спектакльнең дәвамын аның беренче кисәген эшләгән шул ук команда әзерләгән. Рольләрдә дә шул ук артистлар: Эмиль Талипов, Ләйсән Фәйзуллина, Фәннур Мөхәммәтҗанов, Гүзәл Гюльвердиева, Алинә Мөдәррисова, Алмаз Борһанов, Эльвир Сәлимов.

Авыл кешеләренең монологлары арасына Туфан Миңнуллинның «Ышансаң ышан, ышанмасаң ышанма» хикәясе, Фирүзә Җамалетдинованың «Акча, банан һәм чиратлар», «Карак һәм ашказаны» хикәяләре, Гөлчәчәк Шәйхетдинованың «Әрекмән тамыры» хикәяләре кертелгән.

Документаль спектакль геройларның сиксәненче, туксанынчы елгы истәлекләреннән чыгып төзелгән, хикәяләрнең дә шушы чорны чагылдырганнары сайланган.

Февраль аенда Камал театры спектакльне биш көн күрсәтәчәк. Билетлар юк. Спектакльнең беренче кисәгенә март ае өчен дә билетлар калмаган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100