news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беренче китаплары басылып чыккан өч яшь прозаик Язучылар берлегенә тәкъдим ителде

Язучылар берлегендә Айгөл Абдрахманова, Алинә Бикмуллина һәм Райнур Әгъләметдиновның иҗаты анализланды.

Беренче китаплары басылып чыккан өч яшь прозаик Язучылар берлегенә тәкъдим ителде
Рузилз Мөхәммәтова фотосы

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Өч яшь язучы Татарстан язучылар берлегенә әгъза итеп тәкъдим ителде.

Яшь прозаиклар Айгөл Абдрахманова, Алинә Бикмуллина һәм Райнур Әгъләметдинов иҗатына Берлекнең Әдәби тәнкыйть, Проза һәм Балалар әдәбияты остаханәләре бәя бирде.

«Бу яшьләр Берлек тарафыннан үткәрелгән Яшь язучылар семинарында да актив катнаштылар. Айгөл Абдрахманова белән Алинә Бикмуллинаны без нәшриятка тәкъдим иттек», — диде Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт

2020 елда Татарстан китап нәшрияты Айгөл Абдрахманова, Алинә Бикмуллина һәм Райнур Әгъләметдиновның беренче китапларын бастырып чыгарган.

Утырышта әдәбият галимнәре Әлфәт Закирҗанов, Равил Кукушкин, язучылар Галимҗан Гыйльманов, Ләбиб Лерон, Фәрит Яхин; Татар китабы йорты директоры, шагыйрә Луиза Янсуар, «Идел» журналы баш мөхәррире Гөлүсә Закирова һәм башкалар катнашты. Утырышны Рәмис Аймәт алып барды.

Язучылар яшьләрнең әсәрләрендәге кайбер кимчелекләрне күрсәтеп, нигездә аларның өметле булуын ассызыкладылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100