news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры актерлары студентлар белән «Өч аршын җир» спектакле турында сөйләшә

Артистлар түгәрәк өстәлдә спектакльдән өзекләр күрсәтәчәк һәм сорауларга җавап бирәчәк.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Иртәгә 13:00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә күренекле татар әдибе Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» спектаклендә катнашучы артистлар белән очрашу уздырачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Чара „Тинчурин театры +“ театраль проекты кысаларында үтә. Әлеге очрашуда Татарстанның атказанган артистлары — Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Зөлфия Вәлиева, Ренат Шәмсетдинов һәм Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты — Резедә Сәләхова катнашачак. Ул Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 241нче аудиториясендә узачак», — дип сөйләде хезмәткәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100