Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Апаста Әлфия Авзалова исемендәге фестивальнең зона турында йөзгә якын кеше катнашкан
Җиңүчеләр Казанга чакыру алды.
(Апас, 12 февраль, «Татар-информ», «Апастово-информ»). Апаста Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестивальнең зона туры узды. Бәйгедә Апас районыннан 14 чыгыш тәкъдим ителде. Җиңүчеләр Казанга чакыру алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Тугыз номинациядә 100гә якын кеше катнашты. Алар җырда, биюдә, нәфис сүздә осталыкларын сынады. Бәйгедә 8 район — Апас, Буа, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле, Югары Ослан, Кама Тамагы, Балтач районнарының сәнгатькә гашыйк үзешчәннәре катнашты», — диде фестивальнең президенты Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова.
«Районда яшәүче 45 яшькә кадәр сәнгатькә гашыйк кешеләр теләп килде. Яшьләр аеруча да теләп катнашты. Унбер номер республика турына чакыру алды», — диде район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев.
Гөлия Шиһабиева җитәкчелегендәге «Сәйлән» ансамбле, Айрат Айтуганов, Гөлия Шиһабиева, Энҗе Шәйхиева, Земфира Мөхәммәтшина, Регина Мөхетдинова, Чулпан Гәрәева, Алинә Амануллина, Ранис Мусин, Ләйлә Гәрәева, Гүзәл Тимерханова Сертификатларга лаек булдылар. Аларны Казан сәхнәсе көтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз