news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада бушлай фильмнар күрсәтеләчәк

Урыннар саны чикләнгән.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Восход» кинотеатры «Ретро-җомга» сезонын ача һәм бушлай фильмнар күрсәтәчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Җомга, 15 гыйнварда, «Спортлото-82» (12+) кинокартинасын күрсәтәчәкләр. Сеанс 18 сәгатьтә башлана.

«Гусарская баллада» кинокомедиясен (0+) тамашачылар 22 гыйнварда, ә «Подкидыш» фильмын (0+) 29 гыйнварда карый алачак. Бу фильмнар да 18 сәгатьтә башлана.

Фильмнарга керү түләүсез, әмма урыннар саны чикләнгән.

Белешү өчен телефон: (793-93) 31-52-52.

Исегезгә төшерик, «Восход» кинотеатры Халык иҗаты йортының икенче катында урнашкан.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100