news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан Республикасының халык артисты Риза Мәһәдиев вафат

Актерга 48 яшь иде.

Башкортстан Республикасының халык артисты Риза Мәһәдиев вафат
https://www.bashinform.ru/

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Авырудан соң Салават башкорт драма театрының танылган актеры, Башкортстан Республикасының халык артисты Риза Мәһәдиев вафат булды. Аңа 48 яшь иде. Бу хакта «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Риза Мәһәдиев 1972 елның 13 мартында Башкортостан Республикасының Ишембай районы Ибрай авылында туа.

1993 елда Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетын тәмамлый. Шул ук вакытта Салават дәүләт башкорт драма театры труппасында эшли башлый.

2003 елда Риза Мәһәдиев «Башкортстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исемгә лаек була һәм «Елның иң яхшы актеры» дип таныла, ә 2010 елда «Башкортстан Республикасының халык артисты» исеменә лаек була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100