Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорск белгечләре керәшеннәр фестивалендә җиңү яуладылар
Людмила Аланлы «Автор — башкаручы. Җыр» номинациясендә 1 урынны алды.
(Лениногорск, 11 декабрь, «Татар-информ», «Заман сулышы»). Лениногорскида яшәүчеләр Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре Татарстан Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәренең Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге оештырган «Җәшнә, кояш, җалтыра» бәйге-фестивалендә катнашты.
Лениногорскида яшәүчеләр «Керәшен шагыйрьләре шигырьләренә әдәби-музыкаль композиция» номинациясен Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим шигырьләренә «Сөйләмә син миңа» әдәби-музыкаль композициясе белән 2 урынга лаеклы дип табылды. Алар 7 мең сумлык сертификат белән бүләкләнделәр.
Әлеге композициядә Лениногорск китапханәләр челтәре директоры Хәсәнова Гөлнара, Г.Тукай исемендәге китапханәнең милли әдәбият бүлеге мөдире Ләйсән Рахманова, шәһәрнең театр артистлары Рафис Сөләйманов, Гүзәл Талипова, режиссер, «Айсылу» балалар театры җитәкчесе Зөмәрә Шәрәповалар катнашты.
Әлеге әдәби-музыкаль чыгышта Гәрәй Рәхим сүзләренә Лениногорск шагыйрәсе, композитор, җырчы Людмила Аланлы иҗат иткән «Сөйләмә син миңа» җыры башкарылды. Гала-концертта аны Ләйсән Рахманова җырлады, әлеге җырны бик җылы кабул иттеләр.
Бәйге-фестивальдә Федотовка авылыннан «Автор — башкаручы. Җыр» номинациясендә Федоров Виталийга 3 урын бирелде, 5 000 сертификат белән бүләкләнде, Людмила Аланлы «Автор — башкаручы. Җыр» номинациясендә 1 урынны алды. Ул 10 мең сумлык сертификатка ия булды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз