news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыкара төрки халыклар фестивале гала-концерты киләсе елның җәендә узачак

Фестивальдә барлыгы 2 меңнән артык кеше катнашуы көтелә.

Халыкара төрки халыклар фестивале гала-концерты киләсе елның җәендә узачак
Владимир Васильев

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ, Гөлнар Гарифуллина). 2022 елда Казан төрки халыкларның беренче эстрада фестивален үткәрү урыны буларак сайланган. «Шәрык базары» фестивале кичә Казан Ратушасында ачылды. Фестивальнең гала-концерты киләсе ел җәендә узар дип ниятләнә.

Гыйнвардан сентябрьгә кадәр Казанда төрки халыкларның эстрадасын танытуга, популярлаштыруга юнәлдерелгән концертлар узачак. Барлыгы 2 меңнән артык кеше катнашуы көтелә. Бу Россиянең Татарстан, Башкортстан, Чувашстан, Алтай, Кырым, Тыва, Карачай-Черкессия, Хакасия төбәкләре, Кыргызстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Әзәрбайҗан, Казахстан, Төркия, Финляндия дәүләтләре.

Фестиваль өчен махсус Сәлам, дуслар!» гимны язылган. Җырны Айдар Сөләйманов, Алинә Шәрипҗанова һәм Татарстанның Дәүләт камера хоры башкарды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләү хатын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин укыды. «Төрки дөнья халыкларының этномәдәни традицияләре үзара бик якын, охшаш. Дөньяви җәмгыятьтә төрки халыкларның бай мәдәнияте кабатланмас стиле белән аерылып торган уникаль күренеш. Фестиваль Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында башлануы символик мәгънәгә ия. „Шәрык базары“ фестивале төрки халыкларның заманча җыр сәнгате үсешенә өлеш кертер дип ышанам», -дигән юллар бар анда.

Фәрит Мөхәммәтшин үзе исеменнән фестивальнең төрки халыкларны берләштерүен ассызыклады. Проект авторы Рифат Фәттаховка рәхмәтен җиткерде. "Син оештырган әйберләр республикада уңай булды, халык тарафыннан кабул ителде. Ковид та сындырмаган сине, кеше ковидтан соң ябыгып чыга. «Ковид белән чирләдеңме» дигәч — «чирләдем» ди. «Күренми» дим — «Аллаһка шөкер» ди. Ковидны сыгып куйгансың син», — дип шаяртты.

«Казан элек-электән шәрыкъ дөньясының үзәге булган. Безнең фестивалебез дә Казанда башланып, нурларын кояш чыгышына да, кояш батышына да юнәлтер дип өметләнәбез. Ике фундаменталь җирлек бар: дөнья мәдәниятне сакласа, мәдәният дөньяны коткарачак», — диде Рифат Фәттахов.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов бу башлангычлар федераль структураларда да хуплау һәм теләктәшлек табачагына ышанычын белдерде. «Без РФ Президенты Владимир Путин киләсе елны Россия халыкларының материаль булмаган мәдәни мирасын саклау һәм халык кәсепчелегенә ярдәм итү елы дип игълан итү турында указ имзалар дип көтәбез», — диде.

«Казан- төрле халыкларның мәдәнияте һәм традицияләрен үз эченә алган шәһәр. Монда төрле милләтләр дуслыкта яши, Татарстан моңа зур игътибар бирә. Шуңа мин татарлар — төрки халыкларны берләштерүче милләт, дип саныйм. Фестивальнең Казанда узуы аңлашыла да», — дип мөрәҗәгать итте Россия халыклары ассамблеясе советының мактаулы рәисе Рамазан Абдулатыйпов.

Фестивальдә башкорт, чуваш, әзәрбайҗан вәкилләре чыгышлары яңгырады. Ачылыш тантанасы күмәкләшеп "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100