Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфадагы татар рәссамнары «Әсәй-бесәй» дип аталган башкорт курчаклары ясый башлаган
Әниле-кызлы рәссамнар киләчәктә татар курчакларын да ясарга уйлый.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Башкортстаннан рәссамнар әниле-кызлы Маргарита һәм Лиана Нигъмәтҗановалар «Әсәй-бесәй» проектын башлап җибәргәннәр. Алар башкорт милли киемнәрендәге кулдан эшләнгән песиләрдән гыйбарәт.
«Балалар уйнаганда кием, бизәкләр, төрле элементлар аша шул халыкның мәдәнияте белән таныша. Милли киемле курчаклар күп, ә менә без песи итеп ясарга булдык. Песи безнең өчен гаилә, өй символы. Үзебезнең песиебез һәрвакыт әни, нәнәйкә янында булды» — дип аңлатты Маргарита.

Хәзерге вакытта рәссамнар милли бизәкләр төшерелгән төрле аксессуарлар ясау белән мәшгульләр. Песинең «киемнәре» генә түгел, башка аксессуарлары, мәсәлән, милли бизәкле сумкалары бар. «Әсәй-бесәй» проектындагы песи үзе генә түгел, аның «гаиләсе», балалары бар. Якын арада «Атай-бесәй» проекты да башланып китәчәк.

Әлеге курчакларны бик яратып, сувенир итеп төрле илләргә алып китәләр, диде дизайнерлар.

«Шулай ук татар милли киемле песиләрне дә сораучылар бар. Анысын да эшләячәкбез. Без үзебез татарлар, әни татар милли бизәкләрен өйрәнде», — дип сөйләде Лиана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз