news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конфуций институты студентлары татар балаларын Кытай мәдәнияте белән таныштырган

Укучыларга Кытай мультфильмнары, әкиятләре һәм рәсемнәре күрсәтелгән.

Конфуций институты студентлары татар балаларын Кытай мәдәнияте белән таныштырган
Гөлфия Гыйләҗева

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан федераль университетының Конфуций исемендәге институт студентлары Кытай белән Россия арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләрнең 70 еллыгы уңаеннан «Татар телендә белем бирүче 27 гимназия» укучыларын Кытай мәдәнияте белән таныштырган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә гимназия директоры урынбасары Гөлфия Гыйләҗева сөйләде.

«29 ноябрьдән 9 декабрьгә кадәр гимназиябездә Кытай балалар китабы күргәзмәсе узды. Ә чараларга килгәндә, студентлар татар балаларына кытай мультфильмнарын күрсәтте, укучыларыбызның исемнәрен кытай иероглифларында төсле кәгазьгә төшереп, кисеп алдылар, маска ясадылар, кытай әкиятләре сөйләнелде һәм бергәләп каллиграфия һәм рәсем ясарга өйрәнделәр», — диде ул.

Гөлфия Гыйләҗева сүзләренчә, Кытай мәдәнияте белән таныштыру чараларында бөтенләй дә кытай телен белмәгән балалар катнашкан. «Моннан тыш, алар язылган кәгазьләрдән карап бер өзекне сәхнәләштереп тә карады. Балалар бик канәгать калды, аларның дөньяга күзаллаулары тагын да киңәйде», — диде урынбасар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100