news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Татаркино» юбилее уңаеннан татар фильмнары күрсәтеләчәк

«17 декабрь "Татаркино"ның юбилей тантанасы узачак. Нәтиҗәләр ясалачак, бүләкләү һәм концерт программасы көтелә», — диде оешманың җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге җитәкчесе Зөфәр Дәүләтшин.

Казанда «Татаркино» юбилее уңаеннан татар фильмнары күрсәтеләчәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Казанда «Татаркино»ның 95 еллык юбилее уңаеннан татар фильмнарының ретроспективасы тәкъдим ителәчәк. Шулай ук ике күргәзмә дә ачылачак. Бу хакта юбилейга багышланган матбугат конференциясендә «Татаркино»ның җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге җитәкчесе Зөфәр Дәүләтшин хәбәр итте.

«Безнең төп вакыйгабыз — ул 95 еллыгыбыз. 17 декабрь юбилей тантанасы узачак. Биредә нәтиҗәләр ясалачак, бүләкләү һәм концерт программасы көтелә», — диде Дәүләтшин.

Юбилей кичәсендә республика кино өлкәсендә эшләгән ветераннар, Мәскәүдән һәм Россиянең башка төбәкләреннән «Татаркино» иҗат коллективлары һәм партнерлары катнашачак. Шулай ук чарага Татарстан кино оешмалары хезмәткәрләрен, сәнгать коллективларын һәм партнерларын чакырачаклар.

«Мир» кинотеатрында күргәзмә оештырылачак. Ул Татарстан кинематографы тарихы музее өчен нигез булачак. Экспозициядә Татарстанда кино үсеше белән бәйле тарихи фоторәсемнәрдән торган афишалар тумбасы тәкъдим ителәчәк.

Шулай ук Татарстанның Кинематографистлар берлеге «Вакыт сулышы» дип исемләнгән күргәзмә оештырды. Анда кинокамералар, кинопроекторлар һәм кино төшерү һәм күрсәтү процессы белән бәйле башка предметлар тәкъдим ителгән.

22 декабрьдә «Мир» кинотеатрында юбилейны бәйрәм итү кысаларында Татарстан фильмнарының ретроспективасы тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100